«Журналларның сезгә сөйләр сүзе бар…»: китапханә дәресе (6+)

18 гыйнвар көнне 10 нчы санлы китапханәнең уку залында Россия матбугаты көненә багышланган «Журналларның сезгә сөйләр сүзе бар…» дигән китапханә дәресе үтте.
Китапханәче балаларга вакытлы матбугат, аның укучыларны дөньядагы яңалыклар белән таныштыруы, әйләнә-тирә мохиттә килеп чыккан төрле хәлләр турында хәбәр итүе, тормышның бар өлкәләрендә һәм кеше эшчәнлегендә булган кызыклы вакыйгаларны яктыртуы, безне кызыксындырган сорауларга җавап табуы турында сөйләде. 
Балалар дәрестә китапханәдә булган төрледән-төрле журналлар белән танышты. «Смешарики», «Мир принцесс», «Тошка и компания», «Чудеса и приключения детям», «Том и Джерри» һ.б. балалар журналлары тәкъдим ителде. Алардагы төрле табышмаклар, тизәйткечләр, ребуслар, игътибарлылыкка тестлар балаларга аеруча ошады.
Чара азагында укучыларга илебездә һәм бар дөньяда булган мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булу өчен газета һәм журналларны даими укырга киңәш ителде. 

Поделиться: